Рассказ о лете на татарском языке
Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гынатүгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмыйэшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр даруүләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнеңреспубликабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөннебез дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек.Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыяторгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык.Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгәдару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июньахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каенурманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннанкызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән? ! Савытың тулгач,аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Әҗиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аныңтәме.. . Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнардапешкән каен җиләгенең тәмен!
