Помогите написать сочинение на ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ на тему "Если бы я была директором школы"
Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыридем. Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде.Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкәборып йөрмәсләр иде. Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.
Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. Әтием-әниемсөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызларбик матур һәм тыйнак булганнар. Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да,җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы,хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итептәрбияләгәннәр.
Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балаларнәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итәалырлык, тынычлап икенче дәрескәәзерләнерлек итеп оештырыр идем.
Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалынәтиҗәсе булырлык итәр идем.
Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүчекешеләрне йөртмәс идем.
Менә мин шундый директор булыр идем!
