Помогите с соченением на татарском на тему "туган ягым табигате " 12 предложений

Мин — шәһәр кызы. Азнакайда яшим. Безнең яклар
бик матур бит ул. Таш өйләр ардырган, машиналар тавышын
ишетәсе килмәгән чакларда гаиләбез белән табигатькә чыга­
быз.
Әнием җиләкле урманнарга, гөмбәле юл буе агачлыкла­
рына йөрергә ярата. Әтием белән без Ыкта коенуны, Чатыр
тау башына менүне хуп күрәбез. Чатыр тау башыннан бөтен
районыбыз уч төбендә кебек кенә. Кайберәүләр җир маен агызучы торбаларны,
аны җирдән чыгаручы скважиналарны яратмый.
Алар тимер-томыр кырларның кыяфәтен боза дип
саный. Менә минем «кыр торналары» на эчем
пошмый. Алар да безнең якның муллыгын күрсәтеп тора­
лар бит. Миңа ерактан, чынлыкта да, кырдан ашлык
чүпләгән торналар кебек күренәләр.

Оцени ответ
Подпишись на наш канал в телеграм. Там мы даём ещё больше полезной информации для школьников!

Загрузить картинку